80 ел элек фаҗигале һәм онытылмаслык Бөек Ватан сугышының соңгы атышлары яңгырый. Ләкин кеше йөрәгендәге яралар онытылмый.

2025 елның 12 мае, дүшәмбе

Ләкин кеше йөрәгендәге яралар онытылмый. Бөек Җиңүнең тантаналы, бәйрәм көннәрендә дә без шул кырыс елларга, шул каһарман көннәргә кабат-кабат уйларыбыз белән әйләнеп кайтабыз.                                                                                                                               7 май көнне Сауш авылы китапханәсе китапханәчесе авылыбыз батырларын искә алып үткәрелгән «Батырлар даны мәңгелек» дип исемләнгән митинг тантанасында катнашты. Сугыш турындагы хәтер – ул барыннан да элек – кешеләр турындагы хәтер. Еллар, дистә еллар узса да, халык тормышында күп кенә якты һәм мөһим вакыйгалар саклана.  Илебез азатлыгы өчен күрсәтелгән батырлык – Бөек Ватан сугышында Җиңү – безнең хәтердә мәңге онытылмас. Без, яшь буын, халкыбызның Бөек Ватан сугышы елларындагы батырлыкларын һәрвакыт истә тотачакбыз. Үз гомерләрен кызганмыйча, киләчәк буыннар өчен ирек һәм бәхет яулаганнарны без беркайчан да онытмаячакбыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International