Әлеге акция - ул Җиңү көненең бер мәгънәви символы, буыннар хәтерен саклаучы, канкойгыч сугышта җиңү яулаган батырларга, илебез азатлыгы өчен көрәшкән һәркемгә карата тирән хөрмәт билгесе. Георгий тасмасы – безнең тарихыбыз, 1941-1945 еллардагы фаҗигале вакыйгаларга мөнәсәбәтебез чагылышы. Ул – мәңгелеккә исемнәре тарихка кереп калган сугышчылар, тылда көнне төнгә ялгап хезмәт иткән тыл хезмәтчәннәре, блокада чорында газап чиккән Ленинград халкы, концлагерьларда җәфаланган тоткыннар, дошман утында янып көлгә әйләнгән авыллар… Бу – безнең бабаларыбыз һәм әби-бабаларыбыз батырлыгы! Теләче үзәк китапханәсе китапханәчесе халыкка әлеге тасманың әһәмиятен аңлатты: бу – ветераннарга хөрмәт, сугыш кырында ятып калганнарны искә алу, фронт өчен барысын да биргән фидакарьләргә рәхмәт белдерү символы. Георгий тасмасын йөрәгебездә саклыйк, чөнки ул – безнең горурлыгыбыз, батырлык үрнәге!