Җиңү көне! Бу һәркайсыбыз өчен дә чиксез кадерле.

2025 елның 13 мае, сишәмбе

Бөек Җиңүгә 80 ел узды, тагын бик күп дистә еллар үтәр, буын арты буын алмашыныр, ләкин Бөек Җиңү, шушы җиңүне яулаган какшамас фронт һәм тыл каһарманнарының якты истәлеге күңелләрдә мәңге сакланыр.                                                                                                                                   8 май көнне Олы Мәтәскә авылы мәдәният йорты каршындагы обелиск янында «Бөек Җиңү салюты астында» дип исемләнгән әдәби-музыкаль кичә үткәрелде. Бәйрәмне Олы Мәтәскә авыл җирлеге башлыгы Валиуллин Миннәхмәт Габдулла улы башлап җибәрде,  барлык катнашучыларны бәйрәм белән тәбрикләде. Чара барышында районнан килгән вәкилләргә, мәктәп директорына, ветераннар советы рәисенә, махсус хәрби операциядән ялга кайткан авылдашларыбыз  Илназ Валиахметов һәм Илфар Валиевка сүз бирелде. Алар барлык бәйрәмдә катнашучыларны Бөек Җиңүнең 80 еллыгы белән чын күңеленнән тәбрикләделәр. Аларга саулык-сәләмәтлек, елларыбызның имин булуын теләделәр. Мәктәп коллективы һәм укучылары, мәдәният хезмәткәрләре көче белән әзерләнгән чара ихлас һәм матур булды. Барлык бәйрәмдә катнашучылар солдат кухнясында пешкән ботка, кайнар чәй һәм коймак белән сыйландылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International