Сугыш чоры балалары, тормышны таный башлаганчы ук аның авырлыкларын үз җилкәләрендә татыганнар.

2025 елның 13 мае, сишәмбе

Сугыш чоры балалары, тормышны таный башлаганчы ук аның авырлыкларын үз җилкәләрендә татыганнар. Безнең, яшь буынның, Ватаныбызны яклап көрәшүче, бүгенге көн матурлыгын бүләк итүче әби-бабайларыбызның авыр, ачы язмышын онытырга хакыбыз юк! Без Җиңүнең нинди авыр юллар белән яулануын хәтерләргә тиеш. Шуны истә тотып, 6 май көнне Субаш авылы мәдәният хезмәткәрләре тыл ветераны Подъячева Аннаның хәлләрен белделәр, күчтәнәчләр тапшырдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International