7 майда Шәтке авылы китапханәсе Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгына багышланган ел саен үткәрелә торган «Балаларга сугыш турында укыйбыз» Халыкара акциясенә кушылды. Акциядә Шәтке урта гомуми белем бирү мәктәбенең 6 нчы сыйныф укучылары катнашты. Күргәзмә-инсталляция әзерләнде, анда Бөек Ватан сугышы вакыйгалары турында китаплар һәм балаларның кул эшләре тәкъдим ителде. Җиңү көненнән ничә ел узса да, китаплар һәм тарихи документлар безгә Бөек Ватан сугышы вакыйгаларына шаһит булган буынның батырлыкларын онытырга мөмкинлек бирмәячәк.