Бөек Җиңүнең 80 еллыгы уңаеннан, Күкчә авылында «Алар даны мәңгелек» дип исемләнгән митинг булып үтте.

2025 елның 14 мае, чәршәмбе

Әлеге чарада халыкны Алан авылы җирлеге башлыгы   Зиннатов Айнур Рашит улы, районнан килгән кунак Хасанов Булат Наил улы, «Алан» ширкәте директоры Фасхетдинов Алмаз Хәбир улы һәм ветераннар советы рәисе Хазиев Әхмәт Гәбделгазиз улы бәйрәм белән котлап үттеләр. Алан авылы мәктәбе укучылары, мәдәният хезмәткәрләре әлеге чарада актив катнаштылар. Тантана мәктәп укучылары һәм мәдәният хезмәткәрләре әзерләгән эчтәлекле концерт программасы белән үрелеп барды. Соңыннан һәйкәлгә чәчәкләр салынды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International