Теләче 3нче номерлы балалар бакчасы тәрбияләнүчеләре Ахметшин Аяз һәм Ахматвалиев Илхан музыка җитәкчесе Минһаҗева Г.Р. белән, бүген 14 май көнне Казан шәһәренең Бәшир Рамеев исемендәге ИТ-парк базасында Татарстан Республикасының мәктәпкәчә белем бирү оешмалары арасында «Акыл Уеннары» программасы буенча республика чемпионатында катнаштылар.
Чемпионатның төп максаты-туган татар телен белү күнекмәләрен саклау һәм арттыру, уен аша фикерләүне үстерү. Чемпионатта катнашучылар мавыктыргыч бәйгеләрдә һәм кызыклы мастер-классларда катнаштылар, Барлык балалар да таныклык һәм бүләкләр алдылар.Афәрин!