«Эбру - матурлык дөньясы»

2025 елның 14 мае, чәршәмбе

14 май көнне «Пушкин картасы» проекты кысаларында Теләче үзәк китапханәсенең уку залында Теләче урта мәктәбенең 8 «В» сыйныфы укучылары өчен «Эбру - матурлык дөньясы» дип исемләнгән мастер – класс үткәрелде.                                                                                   Эбру - үзенең уникальлеге белән дөньяны яулап алган суда рәсем ясауның тылсымлы техникасы. Суны дөрес итеп ясау да зур осталык сорый, ул гевен үсемлеге сумаласыннан ясалган порошок белән куертыла.        Сурәтне кәгазьгә күчерү бик җиңел кебек тоела, ләкин нәкъ менә шушы гадилектә эбруның үзенчәлеге яшеренгән дә инде. Мондый гадәти булмаган мастер-класс зур тырышлык һәм сабырлык таләп итә. Әлеге чарада катнашучылар оригиналь, искиткеч матур рәсем ясауның бөтен нечкәлекләрен өйрәнделәр, гаҗәеп картиналар иҗат иттеләр.                                      

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International