«Сугыш урлаган балачак»

2025 елның 15 мае, пәнҗешәмбе

6 май көнне Алан авылы мәдәният йортында китапханә белән берлектә «Сугыш урлаган балачак» дип исемләнгән сугыш чоры балалары белән очрашу үткәрелде. Очрашуда сугыш чоры балалары һәм Алан урта мәктәбенең югары сыйныф укучылары катнашты.                                                                                                                                       Чарада катнашучы авылдашларыбыз - тарихның тере шаһитлары, аларның истәлекләре безне илебез язмышы хәл ителгән ерак елларга алып кайтты. Өлкән буын әби-бабаларыбыз балаларга Бөек Ватан сугышы һәм сугыштан соңгы елларда  ачлыкны ничек җиңүләре, нинди авыр сынаулар кичерүләре турында сөйләделәр. Хөсәенова Ф. һәм Хәсәнова Н. башкаруындагы шигырьләр аеруча дулкынландыргыч яңгырады. Ахырда чарага килгән һәр катнашучы укучыларга Бөек Ватан сугышы чоры балаларына төшкән хәсрәтне беркайчан да кичермәүләрен теләделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International