Алан авылы китапханәсе укучылары «Самара өлкәсе балалар китапханәсе» тарафыннан үткәрелүче «Читаем детям о Великой Отечественной войне» Халыкара акциясенә кушылдылар.

2025 елның 15 мае, пәнҗешәмбе

Бу чарада укучылар үз яшьтәшләре - яшүсмер геройлар турында язылган китаплар белән таныштылар. Бөек Ватан сугышы тәмамлануга 80 ел узса да, сугыш хатирәләре, туган җиребезне, туган илебезне илбасарлардан саклап калган, аның иминлеге өчен гомерләрен дә кызганмаган каһарманнар һичкайчан онытылырга тиеш түгел. Бөек Җиңү көнен каршылаган көннәрдә укучыларга патриотик рухтагы китаплар укырга, фильмнар карарга тәкъдим ителде. Бөек Ватан сугышына катнашкан солдатларны укучылар бер минут тынлык белән искә алдылар. Бу патриотик чарада ТР атказанган мәдәният хезмәткәре Хәсәнова Фәния Каюм кызы да катнашты. Ул балаларга  сугыш турында шигырьләр укыды һәм авылдашларыбызның  Бөек Ватан сугышы елларындагы тормышы, аларның күрсәткән батырлыклары турында сөйләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International