Гаилә – тормышыбызда һәрберебез өчен иң мөһиме. Гаилә – якын кешеләр, без яраткан, үрнәк алган, кайгырткан кешеләр. Нәкъ менә гаиләдә без мәхәббәт, җаваплылык, кайгыртучанлык һәм хөрмәткә өйрәнәбез. Җирдә бәхетле һәм тату гаилә – яңа тормышның башы, нәселнең дәвамы, традицияләрне саклау. Халыкара гаилә көне кысаларында Теләче үзәк китапханәсендә «Минем гаиләм – минем байлыгым» исемле китап күргәзмәсе оештырылды, анда гаиләнең хәзерге җәмгыятьтәге роле, ата-аналар һәм балалар арасындагы мөнәсәбәтләр, шулай ук өй учагын ничек булдыру турында сөйләүче, гаилә белән уку өчен матур әдәбият тәкъдим ителде. Барлык тәкъдим ителгән китаплардан китапханә укучылары бик күп файдалы киңәшләр тапты.