Илебез өчен Бөек бәйрәм, Җиңү көне алдыннан Баландыш авылы мәдәният йортында «Язлар безгә Җиңү алып килде» дигән бәйрәм чарасы үткәрелде. Бу чараны оештыруда Баландыш авылы китапханәчесе дә катнашты. Чара барышында авыл җирлеге башлыгы Мөхәммәтшин Р. Ш. һәм мәктәп директоры Ю.Р. Хуҗин тантаналы чыгыш ясадылар. Тематик шигырьләр һәм җырлар яңгырады. Сугышта һәлак булганнарның якты истәлеген бер минут тынлык белән хөрмәтләделәр һәм обелискка Ватаныбызны коткарган өчен гомерләрен биргән якташларыбыз истәлегенә дан таҗы салдылар.