Гаилә-безнең һәрберебез өчен иң мөһиме. Гаилә-ул якын һәм туган, яраткан, кайгырткан, бәхет һәм яхшылык теләгән кешеләр. Халыкара гаилә көнен бәйрәм итү кысаларында безнең Теләче 3нче номерлы балалар бакчасында барлык төркемнәрдә дә әлеге датага багышланган чаралар уздырылды. Көн дәвамында педагоглар балаларга гаиләнең мөһимлеге һәм әһәмияте турында сөйләделәр. Барлык төркемнәрдә дә «Минем тату гаиләм» һәм «Гаилә ни өчен кирәк» дигән тематик әңгәмәләр үткәрелде. Балалар үзләренең гаиләләре, әти – әниләре белән вакытларын ничек үткәрүләре турында сөйләделәр, табышмакларга җаваплар таптылар, бармак һәм сүз уеннары уйнадылар: “Әни, әти, мин бергә-дус гаилә!”, “Ягымлы итеп әйт”, “Минем гаиләмдә кем яши”, сюжетлы-рольле уеннары аша этикет кагыйдәләре белән таныштылар, гаилә турындагы мәкальләрне һәм әйтемнәрне искә төшерделәр. Мәктәпкәчә яшьтәге балалар рәхәтләнеп үз гаиләләрен ясадылар. Уртанчы төркем балалары үз куллары белән «Әни һәм әти өчен йөрәк» дигән кул эшләрен ясадылар.