Җиңүчеләрне ДБУнең Казан шәһәре территориаль идарәсенең профилактика бүлеге Саба районы бүлеге җитәкчесе Ягъфәрова Г.Н. һәм «ТМР мәгариф бүлеге» мәктәпкәчә белем бирү буенча методисты Саетова А. Н бүләкләде. Безнең Теләче 3 нче номерлы балалар бакчасыннан тәрбияче Сәетова Д. Р.-мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләре тәрбиячеләре арасында «Мәктәпкәчә яшьтәге балаларны юл хәрәкәтенең элементар кагыйдәләре белән таныштыру өчен Бизиборд» район дидактик эшләнмәләр конкурсында 1 урынны һәм Шакировлар гаиләсе район социаль видеороликлар конкурсында - 2 нче урынны, Саттаровлар гаиләсе 3 нче урынны алдылар. Оештыручылар бәйгедә катнашучыларның барысына да креатив булулары һәм юл хәрәкәтендә катнашучыларның юл куркынычларыннан сакларга омтылулары өчен рәхмәт белдерделәр.