13 нче май көнне Баландыш авылы китапханәсендә «Пушкин картасы» проекты кысаларында 8-11 нче сыйныф укучылары өчен «Әдәбият белгечләре» дип исемләнгән интеллектуаль чара узды. Укучылар ике командага бүленеп көч сынаштылар. Алар бик теләп «Уйлап җавап бир», «Шигыр сөючеләр», «Әкиятен таны», «Сүзләрне тап», «Шагыйрьләрне беләсеңме» һәм башка төрле биремнәрне үтәделәр. Чарада укучылар рус һәм чит ил авторларының яраткан китаплары буйлап сәяхәт иттеләр. Уен вакытында катнашучылар әдәбият өлкәсендәге белемнәрен сынап карадылар.