15 май – Халыкара гаилә көне.

2025 елның 16 мае, җомга

Бу бәйрәм күңелләребезгә тагын да аклык, сафлык өсти. Гаилә - бәхет ачкычы, диләр. Чыннан да шулай, табигать тә  бит һәр җан иясен парлы итеп яраткан. Гаилә кешенең таяныр ноктасы, һәркем өчен кадерле урын. Ул кешене шәхес буларак формалаштыра, рухи һәм әхлакый тәрбия бирә, иң матур гореф-гадәтләрне сакларга һәм үстерергә ярдәм итә. Гаилә бәйрәме дә бәхетле булуның һәм үзара аңлашып яшәүнең кыйммәтен тагын бер мәртәбә искәртү өчен тәгаенләнә. Чыннан да, гаилә тормышы – исәпсез-хисапсыз хезмәт, сикәлтәле гомер юлы. Шул юллардан гомер буе бер-берсен аңлап, бер-берсенә ярдәм итеп, бер-берсенә юл куеп яшәүче гаиләләр – һәр кешедә соклану уята. Гаилә көне уңаеннан Олы Мәтәскә авылы мәдәният хезмәткәрләре «Гаилә-җылы учак» дип исемләнгән очрашу үткәрделәр. Кичәдә гомер буе гаилә җылысын саклап яшәгән «Җәүһәр» фольклор коллективына йөрүче ханымнар катнаштылар. Кичә чәй табыны артында матур, җылы булып узды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International