Китапханәче сөйләгәннәрдән балалар гаиләнең һәр кеше тормышында иң мөһиме икәнлеген белделәр. Гаилә - ул якын һәм туган кешеләр: без яраткан, үрнәк алган, кайгырткан кешеләр. Без нәкъ менә гаиләдә мәхәббәт, җаваплылык, кайгырту һәм хөрмәт итәргә өйрәнәбез. Чара барышында катнашучылар гаилә турындагы мәкальләрне һәм әйтемнәрне искә төшерделәр, гаилә әгъзалары турындагы табышмакларны чиштеләр, викторинада катнаштылар. Шулай ук китапханәдә «Мин һәм минем гаиләм укый» китап күргәзмәсе оештырылды, анда бәхетле гаилә тормышының серләрен ачучы китаплар тәкъдим ителде.