Гаилә - кешенең таяныр ноктасы, һәркем өчен кадерле урын. Ул кешене шәхес буларак формалаштыра, рухи һәм әхлакый тәрбия бирә, иң матур гореф-гадәтләрне сакларга һәм үстерергә ярдәм итә. Гаилә бәйрәме дә бәхетле булуның һәм үзара аңлашып яшәүнең кыйммәтен тагын бер мәртәбә искәртә. Шул уңайдан Югары Кибәхуҗа авылы китапханәсендә «Китаплы гаилә – бәхетле гаилә» дип исемләнгән әңгәмә үткәрелде. Чара барышында китапханәче гаиләләрдә килеп чыга торган проблемалар һәм аларны чишү юлларын табу турында сөйләде. Шулай ук, З. Шәфигыйнең «Гаилә серләре» дигән китабына күзәтү ясады.