16 май көнне Иске Җөри авылы модель китапханәсендә «Пушкин картасы» проекты кысаларында Иске Җөри урта гомуми белем бирү мәктәбе укучылары белән «Әдәби калейдоскоп» интеллектуаль уены үткәрелде. Чарада уенчылар әдәбият өлкәсендәге белемнәрен тикшерделәр һәм биремнәрне үтәделәр. Уен берничә раундтан торды, катнашучылар язучылар һәм аларның әсәрләре тормышындагы кызыклы фактларны искә төшерделәр, китапның төзелеше буенча сорауларга җавап бирделәр, әсәрнең авторын һәм исемен билгеләделәр, укылган өзектән әсәрнең героен таныдылар, сүзләрнең мәгънәсен аңлаттылар. Шулай ук «Блиц-сорауларга» җавап бирделәр, шуның белән өстәмә баллар тупладылар.