Әлеге чара газета-журналлардагы кызыклы һәм файдалы мәгълүматларны укучыларга җиткерү, шулай ук яңа китаплар белән таныштыру максатыннан оештырылды. Китапханә хезмәткәрләре укучыларны истәлекле көн тарихы белән таныштырдылар. Аннары китапханәгә килүче «Идел», «Ялкын», «Вокруг света», «Сельская новь», «Сөембикә» журналларына, «Российская газета», «Республика Татарстан», «Мәдәни җомга», «Татарстан яшьләре», «Акчарлак» газеталарына күзәтү ясалды. Укучылар үз чиратында гаиләләрендә алдырылган газета-журналлар турында сөйләделәр, яраткан басмалары хакында фикер алыштылар. Әлеге чара барышында катнашучылар матбугатның тормышыбыздагы роле турында уйланырга һәм яңа белемнәр алырга мөмкинлек бирде.