Гаилә белән уку – әти-әниләр һәм балалар аралашуының иң шатлыклы мизгелләренең берсе һәм балага кечкенәдән үк әдәбиятка карата кызыксыну тәрбияләүнең иң яхшы ысулы. Баланың әти-әниләре белән китапханәгә килүе, алар бергәләп китап сайлавы, бергә укуы, фикер алышуы бик мөһим. Мондый аралашу үгет-нәсыйхәт сүзләренә караганда күбрәк тәрбияли. Гаиләне китап тирәсендә «дуслаштыру» - китапханәнең бурычы. Китап укырга яратучы гаиләләребез әлеге акциядә теләп катнаштылар.