Әлеге көн 2009 елдан бирле уза. Тормышта һәркем авыр хәлләргә юлыгырга, үзе генә хәл итә алмаслык проблемалар килеп туарга мөмкин. Ышаныч телефоны балалар һәм яшүсмерләрнең хокуклары бозылу очракларын ачыклауның нәтиҗәле юлы булып тора. Урта Мишә авылы китапханәсендә, клуб белән берлектә «Сезнең ярдәмчегез - ышаныч телефоны» дип исемләнгән темага әңгәмә үткәрелде. Мәдәният хезмәткәрләре укучыларны беренче ышаныч телефоны тарихы белән һәм ышаныч телефонының эш принциплары белән таныштырдылар.