Фронтовик шагыйрьләрнең әсәрләре белән танышу уңаеннан 18 май көнне Урта Мишә авылы китапханәсендә «Балачак һәм сугыш бергә булды» исемле темага патриотик сәгать үткәрелде. Бөек Ватан сугышы темасын яктырткан әсәрләрнең әһәмияте бүгенге көндә дә бик зур. Бу темага кагылган әсәрләрне укып, без шуны аңлыйбыз: безгә бер-беребезгә карата шәфкатьлерәк, миһербанлырак булырга кирәк.