Беренче чиратта яңа ачылган «СВОи» музее белән таныштылар. Музей җиде залны үз эченә ала, аларның һәркайсында төрле тематика күзәтелә. Экспозиция махсус хәрби операция вакыйгаларына багышланган күренешләрне чагылдыра. Экспонатлар арасында – һәлак булган балаларның уенчыклары, дошман экипировкалары, солдатларның шәхси әйберләре, бәреп төшерелгән дроннар коллекциясен күрергә мөмкин иде. Соңыннан Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрында драматург Наил Гаетбай пьесасы буенча «Стоп, кода! Туй була!» комедиясенә тамаша кылдылар. Комедия гаилә кыйммәтләренең асылын, бәхетнең нечкәлекләрен ачарга өйрәтә. Спектакльдә якташларыбыз – Татарстан Республикасының атказанган артистлары Харис Хөснетдинов, Гөлназ Нәүмәтова төп рольләрне башкардылар.