Терроризм җинаять, аның төп максаты - җәмәгать иминлеген бозу

2025 елның 21 мае, чәршәмбе

Терроризм җинаять, аның төп максаты - җәмәгать иминлеген бозу, ул гражданнарның тормышына һәм сәламәтлегенә, критик инфраструктура объектларына, табигый, мәгълүмати мохиткә, дәүләт идарәсе органнарына, дәүләт һәм җәмәгать эшлеклеләренә һөҗүм итүдә чагыла. Куелган максатларга ирешү халыкны һәм хакимият органнарын куркыту ысулы белән башкарыла.                                                                                            Терроризмның нәрсә икәнен аңлату максатыннан 18 май көнне Олы Мәтәскә авылы мәдәният хезмәткәрләре берләшмәгә йөрүче укучылар белән «Хәзерге җәмгыятьтә терроризм» дип исемләнгән танып белү сәгате үткәрделәр. Чара барышында балаларга экстремизм һәм терроризмның нәрсә икәнлеге, террорчылык оешмасына ничек эләкмәскә, теракт куркынычы булган очракта үзеңне ничек тотарга, террорчыларга нинди чаралар күрергә кирәклеге турында сөйләнелде.   

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International