15 май көнне Айдар авылы китапханәчесе, мәдәният йорты хезмәткәрләре, укучылар белән берлектә чишмәне чистарту буенча «Яшә, чишмә!» дип исемләнгән экологик өмәгә чыктылар. Чишмә территориясе көнкүреш чүп-чардан, кипкән үләннәрдән, корган ботаклардан чистартылды. Табигый байлыкларыбызга җаваплы караш, уртак тырышлык белән өмәләр ясау чишмә тирәлегенә чисталык һәм ямь өсти. Чишмәгә ярдәм итү - үз сәламәтлегеңә ярдәм итү, туган җиреңнең табигый байлыкларын сакларга ярдәм итү дигән сүз. Тере табигатьнең бу уникаль байлыгын саклау - һәрберебезнең мөһим эше. Һәркем булдыра алган кадәр чишмә - инешләрнең мул сулы, чиста булуы өчен үзеннән өлеш кертсен иде!