15 майда Россиядә БМО Генераль Ассамблеясе тарафыннан 1993 елда игълан ителгән Халыкара гаилә көне билгеләп үтелә.

2025 елның 23 мае, җомга

Бу көн гаиләнең күпсанлы проблемаларына игътибар итүне максат итеп куя. Гаилә - шундый ягымлы, җылы хисләр белән тулган гади һәм шул ук вакытта бик зур мәгънәгә ия булган сүз.  Гаилә - ул һәр кеше тормышында иң мөһиме, бу безгә якын һәм кадерле кешеләр. Нәкъ менә гаиләдә без җаваплылыкка, кайгыртучанлыкка һәм хөрмәт итәргә өйрәнәбез.                                                                                  15-17 май көннәрендә, гаилә көне уңаеннан, Айдар авылы китапханәсендә «Минем гаиләм - минем байлыгым» дип исемләнгән китап күргәзмәсе оештырылды. Күргәзмәдә гаилә мәсьәләләре һәм балалар тәрбияләүдә аның роле, үрнәк гаиләләр турындагы  китаплар, шигырьләр, журнал-газета мәкаләләре урын алды. Әлеге күркәм бәйрәм уңаеннан «Иң күп китап укучы» һәм «Мәдәни чараларда актив катнашучы» Давлетшиннар, Фаттаховлар гаиләләрен котлап, истәлекле бүләкләр тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International