Матбугат– җәмгыятьнең көзгесе. Аны 1998 елда Татарстан Дәүләт Советы гамәлгә куя. Әлеге көн «Нур» исемле беренче татар газетасы чыга башлаган көнгә туры китереп сайлана. Бу бәйрәм журналист, фотокорреспондент, редактор, блогер, нәширләр, полиграфистлар, матбугат таратучыларны берләштерә. Матбугат көне уңаеннан, 17 май көнне Айдар авылы китапханәсендә китапханәгә килүче вакытлы матбугатны пропагандалау максатыннан күргәзмә оештырылды. «Журналлар иле» дип исемләнгән китапханә сәгате үткәрелде. Чарада катнашучы яшьләребез китапханәдә булган матбугат басмалары буйлап сәяхәт кылдылар, мавыктыргыч журналлардагы рубрикалар, мәкаләләр белән якыннан таныштылар. Китапханә сәгате шигырь, хикәяләрдән өзекләр уку, кроссвордлар чишү, табышмакларга җаваплар табу белән кызыклы һәм нәтиҗәле узды.