Китапханәче сөйләвеннән балалар пионер оешмасының символлары, Советлар Союзының һәр мәктәбендә пионерлыкка багышлауның ничек узуы, ант, пионер законнары, пионерларның нәрсә белән шөгыльләнүе, нинди чаралар үткәрелүе, Тимур хәрәкәте турында белделәр. Шулай ук балалар Бөек Ватан сугышы елларында герой-пионерларның батырлыклары турында укыдылар, алар арасында Марат Казей, Зина Портнова, Леня Голиков, Валя Котик та бар иде. Барлык укучылар өчен «Балалар иҗтимагый оешмалар көне» экспозициясе ясалды, анда пионер оешмасының атрибутикасы күрсәтелде. Чара пионер оешмасының гимны булган «Взвейтесь кострами, синие ночи» җырын тыңлау белән тәмамланды.