Габдулла Тукай шактый җырларның тарихын тикшергән һәм өйрәнгән әдип, аларның бабаларыбыз тарафыннан калдырылган иң кадерле вә бәһале бер мирас булуына басым ясый.

2025 елның 23 мае, җомга

Ул: «Болгар шәһәре, авыллары таркалды, эзләре дә калмады, әмма халык җырлары милләтебез күңелендә һич тә тутыкмас вә күгәрмәс саф раушан көзгеседер. Аларны хәтта атылган туплар да юк итә алмый. Алар — яши!», — дип язып калдырган. Чынлап та, бөек шагыйребез әйткән кебек, татар сәнгате халык җырлары, дастаннар, такмаклар, фольклор белән нык бәйле. Аларда татар дөньясы, мохите, гореф-гадәтләре, кешеләргә мәхәббәт нык чагыла. Борынгы җырларны барлау максатыннан 21 май көнне Олы Мәтәскә авылы мәдәният хезмәткәрләре «Җырлыйк әле» дип исемләнгән исем белән мәдәни чара уздырдылар. Чарада «Җәүһәр» фольклор коллективы катнашты. Алар белән халык җырлары барланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International