15 ноябрь көнне Теләче мәдәният йортында 9 районның армия сафларына көзге чакырылыш укулары булып үтте. Бу укуларда: Арча, Әтнә, Балтач, Биектау, Кукмара, Лаеш, Питрәч, Саба һәм Теләче муниципаль районнарыннан килгән егетләр, аларның әти-әниләре һәм туганнары катнашты. 400 кеше сыйдырышлы мәдәният йортында алма төшәрлек урында юк иде. Укуларда Татарстан Республикасы Хәрби комиссары Погодин Сергей Николаевич, Татарстан Республикасында кеше хокуклары буенча кәкаләтле вәкиле Сабурская Сария Харис кызы катнаштылар һәм эчтәлекле чыгыш ясадылар.
Алар 1941-1945 елларда Бөек Ватан сугышында катнашканнар, һәлак булганнар истәлегенә төзелгән хәйкәлгә чәчәкләр куйдылар. Мәдәният йорты фоейсындагы яшьләрне тәрбияләүдәге эшчәнлек сүрәтләнгән күргәзмәләр белән таныштылар. Кунаклар районнан бик уңай фикер белән таралыштылар.