Экскурсия ясадылар

2025 елның 27 мае, сишәмбе

Бүген Теләче 3 нче номерлы балалар бакчасының мәктәпкә әзерлек төркеме балалары тәрбиячеләре Хуҗина Р.Г., Минһаҗева Г.Р., Хафизова Н. Р. белән бергә СВОда катнашучыларга ярдәм итүче волонтерлар штабына экскурсия ясадылар , анда балалар гуманитар ярдәм пакетлары формалаштырырга өйрәнделәр, этикеткалар ябыштырдылар. Штабта балаларга волонтерлар эшенең әһәмияте, шулай ук Россия армиясе хәрбиләренең батырларча көрәшүе турында сөйләделәр. Ватанпәрвәрләрне сүз белән түгел, эш белән Тәрбиялиләр! Безнең балалар, тәрбиячеләр ата-аналар шәхси гигиена чараларын,чәй,консерва,җиләк-җимеш, шоколад җыйдылар һәм волонтерларга тапшырдылар. Теләче 3 нче номерлы балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр даими рәвештә СВО уздыру зонасына хатлар язалар, хәрбиләребезнең рухын күтәрү өчен үзләренең рәсемнәрен җибәрәләр, гуманитар ярдәм җыялар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International