Кем чишмәләрне яратмый?

2025 елның 1 июне, якшәмбе

Һәр чыганакның үз тарихы һәм үз характеры. Безнең ата-бабаларыбыз елга-күлләр буенда авыллар төзегәннәр, чөнки су булган җирдә тормыш кайный. Чишмәләр - чисталык һәм сафлык символы. Олы Мәтәскә авылы да бик матур һәм чишмәләргә бай. Аның тирәсендәге кырлар һәм көтүлекләр, ә чишмәләрне санап бетерерлек түгел! Кая гына барсаң да, аларның чылтыраган тавышларын ишетәсең. Чишмәләрне тәртипкә китерү максатыннан, 25 май көнне авыл мәдәният хезмәткәрләре «Табигатькә ярдәм итик!» дип исемләнгән акция үткәрделәр. Акциядә клуб берләшмәләренә йөрүче укучылар катнашты.  Алар чишмәләр тирәсен чистарттылар һәм чәчәкләр утырттылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International