27 май — Гомумроссия китапханәчеләр көне

2025 елның 1 июне, якшәмбе

Китапханәләр кешеләрне белем, әдәби сәнгать, тарих, мәдәният һәм гади кешелек дөньясына кечкенәдән үк алып керәләр. Бернинди заманча технологияләр дә китап белән тере элемтәне алыштыра алмый. Китап -  китапханәнең нигезе. Ә китапханәне булдыручылар һәм яшәеше сагында торучылар китапханәчеләр.                                                                                                                    Китапханәләр көне уңаеннан 28 май көнне Олы Мәтәскә авылы китапханәсендә «Китап шәһәрчегенә сәяхәт» дип исемләнгән ачык ишекләр көне үткәрелде. Чарада «Җәүһәр» фольклор коллективы һәм башка олы яшьтәге китап укучылар катнаштылар. Алар яраткан авторларының  китапларын барладылар, китапханә  һәм аның тарихы белән таныштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International