Районда терлек азыгын әзерләү техникасын эшкә әзерлеген тикшерү - дәүләт тех-ник карау белән берлектә башланып китте.

2025 елның 1 июне, якшәмбе

29 май көнне Теләче муниципаль районы АҖ «Алан» хуҗалыгында үзйөрешле хәм азык әзерләү комбайннарына дәүләт техник карау үткәрелде.

          Әзерлекне тикшерүдә, Үзйөрешле машиналар хәм техниканың башка төрләренә техник торышына күзәтчелек  итү  идарәсе җитәкчесе-И.Р.Баев, хуҗалык җитәкчесе хәм белгечләре катнашты.   

          Үзйөрешле хәм азык әзерләү комбайннарын техник карау үткәргән вакытта, механизатор белән тәэмин ителүве, тракторист - машинист таныклыгы булувы, комбайнның  документлары хәм йөртү рөхсәте тикшерелде.

          Комбайннарның комплектлаштырылувына, техник хәм янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләренең үтәлүвенә аеруча зур игътибар бирелде. Хәрбер комбайн янгын сүндерү җайланмалары белән (огнетушительләр, көрәк, ком, кошма хәм башка кирәк – ярак белән) хәм шулай ук, аптечкалар белән тәэмин ителгән иде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International