Әлеге көн Россиянең барлык китапханәчеләре өчен һөнәри бәйрәм булып тора. Бәйрәм уңаеннан, 28 май көнне Айдар авылы китапханәсендә «Китапларга багышланган гомер» дип исемләнгән очрашу үткәрелде. Чарага озак еллар китапханәче булып хезмәт иткән, тирән эз калдырган, хәзерге вакытта лаеклы ялда булган мөхтәрәм шәхесләр Фәния Сафина, Юлия Федорова, Миннегөл Зинатуллина һәм Субаш авылы китапханәчесе Лидия Петрова чакырылды. Очрашу кунаклары үзләре эшләгән еллардагы истәлекле вакыйгалар белән уртаклаштылар. Кичә бәйрәм белән котлап, хәлләр белешеп, эш тәҗрибәләре белән уртаклашып, аларның киңәшләрен тыңлап дәвам итте. Мәдәният хезмәткәрләре аларны китапханәдәге үзгәрешләр, яңалыклар белән таныштырдылар. Шулай ук язучылар, яңа әсәрләр турында фикер алыштылар. Өлкәннәребез китапханә, клуб эшләре белән интернет челтәре аша да танышып баралар, эшләребезгә уңай бәя бирделәр. Хезмәтегез, гасырлар дәвамында тупланган киңәшләрегез өчен рәхмәт сезгә, хөрмәтле остазларыбыз!