Безнең Теләче 3нче номерлы балалар бакчасында күптән көтелгән "Сабантуй" милли татар бәйрәме узды.

2025 елның 1 июне, якшәмбе

Бәйрәм "Сабантуйга барабыз" дигән шигыре һәм җыры белән ачылды. Балалар татар халык уеннары белән таныштылар: капчык киеп йөгерү, чүлмәк вату, кашыкка йомырка салып йөгерү , балык тоту . Барлык уеннар да дәртле музыка белән үрелеп барды. Балаларны бүләкләр, күңелле уеннарда һәм эстафеталарда катнашу сөендерде. "Сабантуй" бәйрәме татар биюе белән тәмамланды. Шәп, кызык, ялкынлы иде!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International