Балалар бу көнне түземсезлек белән көтеп алалар, чөнки бу бәйрәм үзе белән җылылыкны гына түгел, ә көтеп алынган озын каникулларны да алып килә.
Әлеге бәйрәмдә һәр елны Теләче балалар китапханәсе хезмәткәрләре дә бик теләп катнаша. Быел китапханәчеләр «Батыр йөрәклеләр әдәбияты» дигән акция үткәрделәр. Балалар белән сугышта катнашкан авторлар китапларыннан, мәсәлән В.Каверинның “Два капитана”, В.Быковның “Обелиск”, “Сотников”, В.Катаевның “Сын полка” әсәрләреннән өзекләр, М.Җәлилнең “Кечкенә дусларга” китабыннан шигырьләр укылды.
Әлеге акциянең максаты - сугыш чоры балалар әдәбияты үрнәгендә кече һәм урта яшьтәге китап укучыларда патриотик хисләр тәрбияләү иде.
Шулай ук, балалар белән «Мин башлыйм, сез дәвам итәсез», “Шулай, әйе, юк”, “Тиз уйла” кебек мавыктыргыч зиһен сынаш уеннары ештырылды, “Уку – күңел бәйрәме” дигән буклетлар таратылды.