Бу чараны оештыруда китапханә һәм мәдәният хезмәткәрләре зур көч куйды.Бәйрәмгә килгән балаларны әкият геройлары каршы алды. Алар бергәләп төрле конкурсларда катнаштылар, уеннар уйнап, җырлап, биеп күңел ачтылар, тәм-томнар белән сыйландылар. Китапханә Республика һәм район күләм бәйгеләрдә катнашкан балаларны грамота һәм истәлекле бүләк белән бүләкләде.