Җылы бәйрәм безгә, өлкәннәргә, балаларыбызның тормышы, сәламәтлеге һәм иминлеге өчен зур җаваплылык турында искә төшерә. Үсеп килүче буынны саклап, без Россиянең имин киләчәген төзибез! Балаларыбызга бүләк иткән игътибар, мәхәббәт һәм кайгырту илебез өчен һичшиксез уңышларга һәм казанышларга әвереләчәк.
Балаларны яклау көне алдыннан Теләче үзәк китапханәсе китапханәчеләре «Пусть вечно детство звонкое смеётся» исемле китап күргәзмәсе әзерләделәр. Анда кызыклы, танып белү һәм мавыктыргыч китаплар тәкъдим ителде. Күргәзмә бер укучыны да битараф калдырмады. Алда җәй, кызыклы каникуллар һәм буш вакыт диңгезе. Ә китап сөючеләрнең китап укырга вакыты табылыр.