Бөтендөнья тәмәке тартудан баш тарту көне уңаеннан, Югары Кибәхуҗа авылы китапханәсендә “Без тәмәкегә каршы” дип исемләнгән кисәтү сәгате үткәрелде. Аның барышында китапханәче мәгълүмати материаллар ярдәмендә яшүсмерләрне тәмәке тарихы, тәмәке тарту, шул исәптән электрон сигаретлар куллану бөтен организмга әйтеп бетергесез зыян китерүе белән таныштырды. Китапханәче, тарихи белешмәләр китереп, дөнья буенча тәмәке тарату юллары, бу начар гадәттән күпме кешенең җәфа чигүе, һәлак булуы турында мәгълүмат җиткерде. Яшүсмерләргә тәмәке тартуның куркыныч нәтиҗәләре, тәмәке тартучы кешенең үзенә генә түгел, әйләнә-тирәдәгеләргә дә зыян китерүе турында кабат искәртелде.