1 июнь - Бөтендөнья балаларны яклау көне.

2025 елның 3 июне, сишәмбе

Бу дата уңаеннан Урта Мишә авылы мәдәният хезмәткәрләре “Исәнме бәйрәм, исәнме җәй!” исемле күңел ачу - уен программасы үткәрделәр. Балалар үзләренең зирәклек һәм җитезлекләрен күрсәттеләр. Балалар - безнең тормышыбыз чәчкәләре! Балачак – иң бәхетле һәм мәшәкатьсез вакыт ул, күңелдә җылы хисләр генә калдыра. Без һәр баланың әти-әнисе кочагында үсүен, һәр сабыйның үз бәхете белән туып, олыларның игътибарын, кайгыртуын һәм мәхәббәтен тоеп яшәвен телибез.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International