Безнең балалар өчен – ул һәрвакыт иң күркәм һәм иң көтеп алынган бәйрәм, чөнки мәктәпләрдә укулар тәмамланган һәм каникуллар башланган вакыт бу. Һәм һәрвакыт шулай булып калсын да!. Иң мөһиме – балаларыбыз бәхетле һәм кешелекле булып үссеннәр. Бу көнне Югары Кибәхуҗа авылы мәдәният хезмәткәрләре дә китап укучы балалар белән бәйрәм иттеләр. Төрле уеннар уйнатылды, табышмаклар, мәкальләр әйтеш оештырылды, балачак турында шигырьләр сөйләнде. Бәйрәм бик күңелле үтте.