Балаларны яклау көне ел саен 1 июньдә билгеләп үтелә.

2025 елның 4 июне, чәршәмбе

Балаларны яклау көне ел саен 1 июньдә билгеләп үтелә.    Һәрвакыт шулай көтеп алынган бәйрәм булып калсын да! Халыкара балаларны яклау көне - бөтен планетада балалар очрашкан проблемаларга кешеләрнең игътибарын җәлеп итү өчен юнәлдерелгән көн. Үз чиратында, өлкәннәр өчен бу көн - балалар мәнфәгатьләрен тәэмин итү өчен барысын да эшлибезме икәнен тагын бер кат дәүләткә, җәмгыятькә, һәрберебезгә искәртү көне дә ул. Балаларыбыз тиешле белем, тәрбия алсын өчен, сәламәт булсыннар, һәрьяклап алга таба үссеннәр өчен без мөмкин булганның барын да эшләргә омтылырга тиеш. Иң мөһиме – балаларыбыз бәхетле һәм кешелекле булып үссеннәр. Бу - һәр гаиләнең, җәмгыятьнең төп һәм олы бурычы. Шул уңайдан 1 июнь көнне Олы Мәтәскә авылы мәдәният хезмәткәрләре   “Саумы, балачак!” дигән исем белән бәйрәм үткәрделәр.  Балалар “пчелка Майя” персонажы  белән мәдәнят йорты бакчасында төрле кызыклы уеннар уйнап  рәхәтләнеп күңел ачтылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International