Бу дата Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы тарафыннан 1988 елда булдырылган. Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы мәгълүматларына караганда, ел саен тәмәке тартудан дөньяда 5 миллионнан артык кеше үлә.
31 май көнне Айдар авыл китапханәсендә мәдәният йорты белән берлектә “Ачы төтен серләре” дип исемләнгән кисәтү сәгате үткәрелде. Аның барышында китапханәче мәгълүмати материаллар ярдәмендә яшүсмерләрне тәмәке тарихы, тәмәке тарту, шул исәптән электрон сигаретлар куллану бөтен организмга әйтеп бетергесез зыян китерүе белән таныштырды. Мәдәният йорты директоры, тарихи белешмәләр китереп, дөнья буенча тәмәке тарату юллары, бу начар гадәттән күпме кешенең җәфа чигүе, һәлак булуы турында мәгълүмат җиткерде. Яшьләргә тәмәке тартуның куркыныч нәтиҗәләре, тәмәке тартучы кешенең үзенә генә түгел, әйләнә-тирәдәгеләргә дә зыян китерүе турында кабат искәртелде.