Балачак - иң матур чак. Елның кайсы гына вакыты булмасын балачакның һәрбер мизгеле рәхәт тә, татлы да булып истә кала. Балачагыбыз күбесенчә уйнап, әкиятләр тыңлап уза. 1 июнь көнне, Халыкара балаларны яклау көне уңаеннан Айдар авыл китапханәсе мәдәният йорты белән берлектә «Көмеш кыңгыраулы балачак” дип исемләнгән уенлы күңел ачу программасы уздырды. Мәдәният хезмәткәрләре балаларны бәйрәмнең килеп чыгу тарихы белән таныштырдылар, балалар әдәби викторина сорауларына җавап биреп, зирәклектә көч сынаштылар, уеннарда, конкурсларда активлык күрсәтеп, үзләрен җитезлек һәм тапкырлыкта сынадылар. Чара ахырында китапханәче җәйге каникулларны кызыклы һәм мавыктыргыч үткәрү өчен китапханә белән дус яшәүләрен теләде. Барлык катнашучыларга да баллы күчтәнәчләр бирелде.