Татар халкының традицияләрен торгызу, татар халык уеннарын һәм җырларын өйрәтү максатыннан, Казаклар авылы китапханәсендә Пушкин картасы проекты кысаларында "Кич утыру" фольклор кичәсе узды. Чарада китапханәче татар халкының гореф-гадәтләре, 50 ел элек безнең ата-бабаларыбызның озын кышкы кичәләр оештырулары, ни өчен мондый кичәләр "кич утыру" дип аталулары турында сөйләде. Чарада балалар төрле милли уеннар уйнап күңел ачтылар. Чара ахырында катнашучылар милли ризыклар, самовар чәе белән сыйландылар.