Сугыш бер гаиләне дә читләтеп узмады. Хәзер без һәр гаиләдә гомерләрен кызганмаганнарны, фронтта батырларча сугышканнарны, тылда хезмәт иткәннәрне искә алабыз. Күкчә авыл китапханәсендә “Сугыш турында укылган китап - Җиңү көненә минем бүләк” темасына әңгәмә үткәрелде. Шулай ук китап күргәзмәсе оештырылды. Күргәзмәдә сугыш чоры авторларының әсәрләре дә, нәфис һәм документаль басмалар да куелган иде. Алар яшь укучыларга Бөек Ватан сугышы елларында фашист илбасарларына каршы көрәш турында күбрәк белергә ярдәм итәчәк.