Әлеге бәйрәм уңаеннан Иске Җөри авыл китапханәчеләре мәктәп яны лагерена йөрүчеләр белән берлектә балалар өчен бәйрәм программасы оештырдылар. Күңелле уеннар, мавыктыргыч викториналар, хәйләкәр табышмаклар хәтта иң кечкенә кунакларны да күңелсезләндермәде. Уеннар табышмаклар, мәкальләр белән үрелеп барды. Программа тәмамлангач, барлык катнашучылар да татлы призлар алды.