5 июнь көнне Теләче үзәк китапханә хезмәткәрләре югары сыйныф укучылары өчен «Пушкин картасы» проекты кысаларында «К нам приходят Пушкинские сказки» дип исемләнгән әдәби турнир үткәрделәр. Чара бөек рус шагыйре Александр Сергеевич Пушкинның тууына 226 ел тулуга багышланды. Уенда катнашучылар, аның биографиясендәге кызыклы фактларны искә төшереп, бөек шагыйрь әсәрләре битләре буйлап мавыктыргыч әдәби сәяхәт ясадылар. Әлеге чарада катнашучылар, шагыйрь яшәгән һәм иҗат иткән чорның бөеклеген тоеп, Пушкин юлларының тылсымлы дөньясына тагын бер кат чуму мөмкинлеге алдылар. Бу сәяхәт танып белү сәяхәтенә генә түгел, илһамландыргыч сәяхәткә дә әверелде, катнашучыларның йөрәкләрендә якты тәэсирләр калдырды.